1 апрельдән язгы санитар-экологик икеайлык башлана

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районында язгы санитар-экологик икеайлык үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, ул 1 апрельдән 31 майга кадәр билгеләнде. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев үткәрде. Башкарма комитет карары белән эшләрне координацияләү өчен эшче төркем составы һәм төп чаралар планы расланды. Шәһәр һәм район предприятиеләренә, оешмаларына һәм учреждениеләренә янәшәдәге һәм беркетелгән территорияләрне җыештыруда катнашырга тәкъдим ителде. Һәр чәршәмбе һәм җомга икеайлык кысаларында санитар көннәр дип билгеләнде, эшне кар таратудан башларга киңәш ителә. 27 апрель территорияләрне санитар чистарту үткәрүнең гомумрәйон көне дип игълан ителде. Икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгы «Эковесна» конкурсын игълан итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча конкурсның түбәндәге номинацияләре буенча: “Экоярдәмче», «Экоберләшмә», “Экогаилә», “Экокоманда», «Экопартнерлар», «Иң яхшы муниципаль берәмлек" җиңүчеләр билгеләнәчәк. Зәйлеләрне санитар-экологик икеайлыкта актив катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International