Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы үтте. Анда 4 мәсьәлә каралды. Зәй муниципаль районында наркоманиянең төп күрсәткечләре буенча 2023 ел эш нәтиҗәләре белән Зәй үзәк район хастаханәсе педиатры Григорий Абрамов таныштырды. Районда наркоманиянең торышы, наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту чаралары турында полиция башлыгы урынбасары Эдуард Эфимов чыгыш ясады. Наркоманияне кисәтүгә, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән спорт чараларын оештыру һәм үткәрү турында Башкарма комитетның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ирина Халикова, "Зәй муниципаль районында 2023-2025 елларга халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау"- муниципаль программасын тормышка ашыру барышы турында Башкарма комитетның яшьләр эшләре белән идарә итү идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Оксана Артыхова сөйләде. Очрашу барышында наркотик таратучы кешеләрне эзләүдә халыкның зур ярдәм күрсәтүе билгеләп үтелде. Утырыш көн тәртибенә кертелгән барлык сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде. Наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары утырыш эшенә йомгак ясады, барлык комиссия әгъзаларын һәм киңәшмәдә катнашучыларны бу юнәлештә эшне тагында көчәйтергә өндәде.