Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
"Нәүрүз - кояш һәм яз бәйрәме"
2024 елның 22 марты, җомга
Барлык халыкларның иң шатлыклы вакыйгаларының берсе - яз килү. 21 мартта бөтен дөньяда табигатьнең яңарыш бәйрәме - Нәүрүз, безгә кадәр ерак гасырлардан килгән якты бәйрәм билгеләп үтелә. Бу - табигать уяну һәм яшәү тантаналары, яңа игенчелек елы башлану бәйрәме. Язгы бәйрәм алдыннан, 20 мартта, «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен “Нәүрүз - кояш һәм яз бәйрәме” фольклор бәйрәм булып узды. «Каприз» Балалар хореография коллективы бәйрәмне дәртле бию белән ачты. Чарада кунаклар Нәүрүзнең барлыкка килү тарихын, аны төрле халыклар ничек бәйрәм итүләрен белделәр. Татарстан Республикасында Нәүрүз бәйрәме традицияләре турындагы тарих аеруча игътибарга лаек булды. Үзәкнең социаль педагогы Кюнняй Манжурьева башкаруында «Пробуждение» композициясе якут музыка коралы хомусның сихри яңгырашы аша тере табигатьнең күп төрле тавышлары, язның беренче ноталары белән таныштырды. Бәйрәм «Вдохновение», «Звездочки» вокаль ансамбльләре, «Калинка» кашык ансамбле концерт номерлары, уен программасы белән үрелеп барды. Балалар һәм өлкәннәр традицион халык уеннарында бик теләп катнаштылар. Нәүрүзбикә бүләге – чәй белән зур күмәчкә – балалар бигрәк тә сөенде. Чараның мондый формасы сөенү хисләре бүләк итеп кенә калмый, катнашучыларны туган якның халык традицияләренә дә җәлеп итә, республикада яшәүче төрле халыклар арасында дуслык һәм үзара хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияли.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
ноябрь, 2024 ел
Зәйдә коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы узды
Бүген хакимиятнең зур залында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы узды.
Зәйдә “Хәтер маршы-2024” чарасы узды
Яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре Зәй яшьләре өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре Зәй яшьләре өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хәтер маршы-2024” чарасын үткәрделәр.
27
ноябрь, 2024 ел
Зәйдә профсоюз активы конференциясе узды
Бүген хакимият бинасының зур залында Зәй муниципаль районының дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз активы конференциясе узды.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге республика халкын мошенниклардан кисәтә!
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге гражданнарны телефон аша алдау очракларының артуы турында кисәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз