20 мартта хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Комиссия эшендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре катнашты. Районның инфраструктура үсеше буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Хаҗипов язгы-җәйге янгын куркынычлы чорына әзерлек кысаларында торак пунктларны тикшерү буенча эш оештырылуын билгеләп үтте. Су белән тәэмин итү, янгын гидрантларының эш хәләте, коры үсемлекләрне вакытында җыю мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Ул шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлеге белән уртак эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Зәй шәһәре территориясендә янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау эшен оештыру турында Башкарма комитет җитәкчесе Наталья Павлова хәбәр итте. Александр Бистәсе, Чыбыклы һәм Кадер авыл җирлекләре башлыклары Сергей Кузнецов, Илфат Гадершин һәм Людмила Барсукова янгыннарны профилактикалау һәм кисәтү эшен оештыру һәм авыл җирлекләре территорияләрендә күрелгән чаралар турында сөйләделәр. Башкарма комитет карары белән һәр җирлектә янгын куркынычсызлыгын кисәтү өчен биш кешедән торган профилактик төркем булдырылган. Авыл җирлекләрендә һәр елның март аенда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү үткәрелә. Барлык торак пунктларда да буалар һәм янгын гидрантлары бар. Территорияләр янгын гидрантларын тиз табу өчен тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылып тора. Янгын куркынычсызлыгын көчәйтү, янгыннар санын киметү һәм торак секторда газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында авыл җирлекләрендә профилактика чаралары комплексы үткәрелә. Гражданнар җыеннарыннан һәм шәхси торак секторында йортларны карап чыгудан тыш, профилактика төркеме әгъзалары халыкка газ җиһазларын, мичләрне, җылыту приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кирәкле гамәлләр турында хәбәр итәләр. Моннан тыш, территорияләрнең иминлеген тәэмин итү буенча эш алып барыла, чүп-чар булу-булмавы, янгын сүндерү сулыкларына керү юлларының торышы тикшерелә. 2015 елдан районда 2150 гаиләдә барлыгы 6784 автоном төтен янгын хәбәрчесе урнаштырылган. 2023 елда 55 йорт хуҗалыгында тагын 147 прибор урнаштырылган.