Зәйдә әдәби чара узды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 март көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә балалар язучысы, шагыйрь, А. Алиш һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр бүләге иясе, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Лилия Садриева белән әдәби очрашу үтте. Очрашу барышында язучылар үзләренең иҗатлары турында сөйләделәр, шактый ук четерекле сорауларга җавап бирделәр. Монда төп игътибар гаиләдә татарча аралашуга, мәктәпләрдә татар телен укытуга, ана теле итеп татар телен сайлауга юнәлдерелде, милләтне саклап калуда һәрберебезнең җаваплы булуы әйтелде. Мөҗәһитнең балалар өчен язылган шигырьләрен “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре сөйләде. Чара кунакларының әсәрләреннән өзекләрне китап укучылары укыды. Мөҗәһит Әхмәтҗанов оста итеп төрле уен коралларында уйнады. Кичә милли моңнар белән аралашып барды, шәһәребезнең музыка мәктәбе укытучылары, “Энергетик” мәдәният сараеның “Адымнар” ансамбле чыгыш ясады. Очрашуга әзерләнгән бай китап күргәзмәсе һәркемдә зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International