Зәйдә хезмәтне саклау буенча Координация Советы утырышы узды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 мартта хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.М. Хаҗипов рәислегендә хезмәтне саклау буенча Координация Советы утырышы узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: "Зәй районы хезмәтне саклау буенча Координация советының 2023 елдагы эшенә йомгак ясау һәм 2024 елга координация советының эш планын раслау", "Шәһәр һәм район предприятиеләрендә хезмәтне саклау өлкәсендә законнарны үтәү", "Предприятиеләрдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы". Докладлар белән "Татэнерго Зәй ГРЭСы" АҖ, "Зәй шикәре" АҖ, Зәй шәһәре "Техно заводы" ҖЧҖ филиалы, "Зәй" агрофирмасы» ҖЧҖ вәкилләре чыгыш ясады. Утырышта предприятиедә хезмәтне саклау белән идарә итү системасын мәҗбүри кабул итү, предприятиедә һәм аның бүлекчәләрендә хезмәтне саклау буенча законнар һәм башка норматив хокукый актларның үтәлешен контрольдә тоту, производствода бәхетсезлек очраклары, эш урыннарында хезмәт шартларын өйрәнү, хезмәтнең камилләштерелгән ысулларын эшләү һәм кертү турында тәкъдимнәр әзерләү кебек мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International