Бүген «Энергетик» мәдәният йортында торак-коммуналь хуҗалыкторак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев әлеге өлкәләрдә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул үзенең чыгышында коммуналь хезмәткәрләр эшенең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте, быелгы күп карлы кышта кичерергә туры килгән аеруча катлаулы шартларны ассызыклады, коллективларга хезмәтне дөрес оештырганнары һәм җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Эмиль Эдуардович торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасын үткәрде. Намуслы хезмәтләре өчен һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Хаҗипов Руслан Хәнәфи улы – «Татэнергосбыт» АҖ башлыгы һәм Гарипов Рәйхәт Гәбделхак улы – «Теплосервис»ҖЧҖ директоры бүләкләнделәр. 12 кешегә Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, 26 кешегә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм чарасын "Магия" халык хореография ансамбле, Энергетик мәдәният йорты концерт төркеме, "Русская душа" вокаль ансамбле, музыка мәктәбе педагоглары ансамбле һәм соло башкаручылар чыгышы бизәде.