18 мартта безнең илдә мөһим бәйрәм – Кырымның Русия белән берләшү көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне, 2014 елда, Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. Бу территорияләрнең Россия составына кушылуы, дөресрәге кире кайтуы 2014 елның 18 мартында Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым Республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган дәүләтара килешү белән теркәлгән.
18 мартта С.Рафиков исемендәге Үзәк китапханә китапханәчесе Зәй политехник көллиятендә студентлар өчен «Яз.Россия.Кырым» тарихи-әдәби сәгате үткәрде. Чара барышында балалар әлеге бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, шулай ук Кырым ярымутравы тарихы һәм аның төп истәлекле урыннары турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Укучылар игътибарына «Кырым турында 12 искиткеч факт»видеоролигы тәкъдим ителде. Чара тәмамлангач, студентлар танып белү викторинасында катнаштылар һәм Россия белән бәйле куп мәгълүмат белделәр.