Бүген Россиянең булачак Президентын сайлауларның өченче көне бара. Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде. Эмиль Эдуард улы хатыны Ксения, уллары Кирилл һәм Васил белән бергә 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан 1446 нчы сайлау участогына килде. "Сайлауларга бөтен гаилә белән килү-безнең гаиләдә күптәнге традиция. Әти-әнием мине сайлауларга һәрдаим алып барды, бу көн миңа бәйрәм кебек тоела иде. Бу традицияне хәзер без үзебезнең балаларыбызга да җиткерергә тырышабыз. Сайлауларда катнашуны аеруча мөһим дип саныйм, чөнки бу һәр сайлаучының гражданлык позициясен күрсәтү. Тавыш бирү участокларына килгәч, балаларыбызның киләчәге өчен сайлау ясыйбыз. Без үз илебезнең патриотлары һәм әлбәттә, сайлауларда Россия Федерациясенең һәр гражданы кебек зур җаваплылык тоеп катнаштык", - диде Эмиль Эдуард улы. Бу көнне сайлаучылар өчен 6 нчы мәктәпнең талантлы укучылары, «Каприз» хореография ансамбле һәм башка башкаручылар чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, сайлаучыларга уңайлы булсын өчен Россия Федерациясе Президентын сайлау беренче тапкыр 3 көн дәвамында оештырылды. Бүген соңгы көн, сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.