Киләчәкне сайлыйбыз

2024 елның 17 марты, якшәмбе
Бүген, 17 март - Россия Федерациясе Президентын сайлау көнендә, 1451 нче сайлау участогына район башлыгы Р.Г. Кәримов үз гражданлык бурычын үтәргә килде. Участок шәһәрнең тарихи өлешендә, 1 нче мәктәптә урнашкан. Сайлаулар бәйрәм рухында уза. Сайлаучыларны музыка белән каршы алалар, туган якны өйрәнү музее коллективы шәһәр тарихы турында фотокүргәзмә әзерләгән, күчмә сәүдә оештырылган. Разиф Гали улы зәйлеләрне әлеге мөһим сәяси вакыйга белән котлады, актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм районның, республиканың һәм бөтен илнең киләчәк иминлеге һәр сайлаучыга бәйле булуын билгеләп үтте. "Бүген без ил лидерын гына түгел, ә Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Югары баш командующиен да җаваплы чорда сайлыйбыз, һәм, әлбәттә, без тотрыклылык һәм иртәгәсе көнгә ышанычны сайлыйбыз. Россия көчле держава булган, бар һәм булачак. Безнең илгә көчле лидер кирәк, ул безне тик алга алып барачак. Мин Татарстанда яшәвем белән горурланам һәм илебезнең якты киләчәгенә ышанам!”- диде Разиф Гали улы. Гражданлык бурычын үтәп, район башлыгы волонтерлардан «Бөтен гаилә белән сайлауларга! " дигән беләзек алды, аны «Вызов» фильмын карау өчен кулланачагын әйтте, фильм демонстрациясе бүген 14:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният йортында узачак. 1451 нче участогы сайлаучысы Азһәрия Ямашева өчен бүген икеләтә бәйрәм, ул туган көнен билгеләп үтә. Гражданлык бурычын үтәргә оныклары белән килгән, ул илнең якты киләчәге өчен тавыш бирде һәм район башлыгы Р.Г. Кәримовтан бүләк алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International