Район социаль фондының клиент хезмәте узган ел эшенә йомгак ясады

2024 елның 15 марты, җомга

15 мартта Зәй районы клиентлар хезмәтендә (бүлек хокукларында) «2023 елда эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында»хезмәт коллективы киңәшмәсе узды. Йомгаклау киңәшмәсе эшендә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, ОСФРның ТР буенча клиент хезмәтләре эшен оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Әделия Шашурова, партнер-оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова   клиентлар хезмәте эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды,  2024 елга өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Аннары пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Мария Боровинских сөйләде. Районның социаль-икътисади үсеше турындагы доклад белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин чыгыш ясады. Петр Сергеевич социаль фонд клиент хезмәтенең районның тотрыклы үсешенә керткән өлешен һәм район халкының өчтән бер өлешен тәшкил иткән өлкән яшьтәге кешеләргә карата намуслы мөнәсәбәтне югары бәяләде. Киңәшмә ахырында Әделия Изамудин кызы клиентлар хезмәте коллективына һәм чакырылганнарга 2024 елга ТР СФР бүлекчәсенең өстенлекле бурычлары һәм проектлары турында хәбәр итте. Ул клиентлар хезмәтенең 3 хезмәткәренә ТР ОСФР бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International