Зәй муниципаль районында Россия Федерациясе Президентын сайлауга старт бирелде

2024 елның 15 марты, җомга
Бүген, 15 мартта, 8:00 сәгатьтән Россия Федерациясе Президентын сайлауга старт бирелде. Зәй муниципаль районында штат режимында 20 шәһәр һәм 41 авыл сайлау участогы үз эшен башлады. Барлык участок сайлау комиссияләре кирәкле технологик җиһазлар белән җиһазландырылган һәм аларда, законнарга ярашлы рәвештә, барлык шартлар тудырылган, куркынычсызлык чаралары үтәлгән, тәртип саклауга хокук саклау органнары хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Шәһәр һәм район халкы беркетелгән сайлау участоклары адреслары исемлеге алдан ук «Новый Зай» һәм «Зәй офыклары» район газеталары битләрендә басылып чыкты. Сайлаучыларның уңайлылыгы өчен беренче тапкыр Россия Президентын сайлау өч көн дәвамында: 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Барлык зәйлеләрне гражданлык активлыгын күрсәтергә, сайлау участокларына килергә һәм илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International