Даһилыкның сере- гадилектә

2024 елның 15 марты, җомга

14 мартта Альберт Эйнштейнның тууына 145 ел тулды. Галим ачышларны «Әгәр сез алты яшьлек балага берәр нәрсәне аңлата алмыйсыз икән, сез моны үзегез дә аңламыйсыз» принцибы буенча ясаган. Гениаль галим хөрмәтенә һәм Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы чаралары кысаларында Зәй туган якны әйрәнү музеенда 1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Фән безгә тормышта ничек ярдәм итә» дигән интерактив викторина узды. Кызыклы сораулар, физик тәҗрибәләр балаларга үзләрен көнкүрештә әйләндереп алган предметларның тарихын һәм үзлекләрен яхшырак белергә ярдәм итте. Иң мөһиме, алар физик күренешләрнең безне һәркайда чолгап алуын аңладылар. Егетләр арасында аяусыз көрәш барды. 13 балл нәтиҗәсе белән Максим Шишмагаев ышанычлы җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International