Май чабу-халык арасында иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, халык уеннары, конкурслар, әйлән-бәйлән һәм күңел ачулар белән үрелеп атна буе бара. Май атнасында халык коймаклар пешереп, бер-берсенә кунакка йөри.
13 мартта музейда 1нче мәктәпнең IV «А» сыйныфы укучылары өчен тематик чара үткәрелде. «Музей кунаклары борынгы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре, Май чабуның тарихы белән таныштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Күңелле Май чабу балаларны халык уеннарының бай дөньясына алып керде»,-ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.