"Россия йөрәге" гаилә учагы уты салынган капсула Лениногорскиның “Никахлашу сарае”на тапшырылды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә бик сирәк һәм истәлекле вакыйга булды. Бер зур һәм тату гаиләнең өч буыны бер үк вакытта гаилә тормышының өч: «сапфир»-45, «көмеш»-25 һәм «агач»-5 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар ирле-хатынлы Роза Шайхразый кызы һәм Борис Александрович Таймасовлар, Альбина Борисовна һәм Юрий Геннадьевич Селеверстовлар, Аделина Юрьевна һәм Алексей Амангелдиевич Кузьминнар. Чара ахырында Таймасовлар гаиләсе Лениногорск муниципаль районыннан күп балалы Елена Анатольевна һәм Константин Александрович Лобановларга «Гаилә учагы» уты белән капсула тапшырдылар. Борис Александрович һәм Роза Шәйхразый кызы Таймасова 2024 елның 23 февралендә «сапфир» юбилейларын билгеләп үттеләр. 45 ел элек ике язмыш бергә очрашкан һәм гаилә корган. Борис Александрович Агрохимсервис һәм Таттрансгаз предприятиеләрендә шофер булып эшләгән, тормыш иптәше Роза Шәйхразый кызы көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә һәм Камаз-Автотехника предприятиесендә эшләгән, шәһәр Советы депутаты, коммунистик хезмәт ударнигы булган. Мәхәббәт һәм татулыкта ике кыз Альбина һәм Олесяны тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар һәрберсе үз бәхетен һәм үз һөнәрен тапкан. Гаиләнең бүгенге төп кыйммәте – онык һәм оныкчыклары Аделина белән Дмитрий һәм Полина белән Матвей. Таймасовларның зур һәм тату гаиләсе шатлык һәм сынауларны уртаклашып яши белүләре белән бәхетле. Лениногорскийда яшәүче Елена Анатольевна һәм Константин Александрович Лобановлар 19 ел элек гаилә корганнар, бергә җиде бала үстерәләр. Константин Александрович ТНГ-Групп ОПЭ «Геонавигация» оешмасында әйдәп баручы геофизик, спорт мастеры исеменә ия. Елена Анатольевна хәзерге вакытта декрет ялында, әмма өйдәге мәшәкатьләргә карамастан, шәһәрнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Лобановлар гаиләсе спортны бик үз итә, балалары кечкенәдән үк физик чыныгу алып һәм эшкә өйрәнеп үсәләр. Гаиләдә аларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирелә, алар Лениногорск шәһәренең Изге Троица чиркәве әгъзалары булып торалар, балалары шунда ук якшәмбе мәктәбе дәресләренә йөри. Лобановлар гаиләсендә тырышлык, үзара һәм тирә-юньдәгеләргә ярдәм итү беренче урында тора һәм балаларын да шундый үрнәктә тәрбиялиләр. Якындагы атнада "Россия йөрәге" гаилә учагы уты салынган капсула Лениногорскиның “Никахлашу сарае”нда сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International