Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз-мобилизацияләнгән сугышчылар белән очрашу булды. Кунаклар Елена Курносова, Динара Андрияноваларның картина күргәзмәләре белән таныштылар, патриотик шигырьләр тыңладылар. «Zаинск с Vами» төркеменең маскировка челтәрләрен үрү буенча волонтер хатын-кызларның фотосурәтләре күргәзмәсе зур кызыксыну уятты. Чәй өстәле артында сугышчылар үзләренең хезмәтләре, армиядәге көндәлек тормыш - көнкүрешләре турында сөйләделәр. Алар барлык зәйлеләргә гуманитар ярдәмнәре, якыннары турында кайгыртулары өчен зур рәхмәт белдерделәр. Ватанны саклаучылар алдында район башлыгы Р.Г. Кәримов чыгыш ясады. Ул аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, барысына да җиңү белән өйләренә исән-сау кайтуларын теләде. Мондый очрашулар үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итә.