8-10 март көннәрендә Чистай шәһәрендә 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды, анда Чистай шәһәренең «Торнадо», Биектау, Зәй шәһәренең «Яшьлек», Әлмәт шәһәренең «Нефтче», Нурлат шәһәренең «Ледок», Казан шәһәренең «Авиатор» командалары катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәренең «Яшьлек» командасы 3 урынны яулады. Команданың тренеры Кривенко Денис Юрьевич.