6 һәм 7 мартта Зәй шәһәрендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кызлар командалары арасында стритбол буенча ярышлар узды. Чара РФ Президенты В.В. Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында узды. Үткәрүнең төп максатлары: балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, стритболны популярлаштыру, шулай ук үсеп килүче буында сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру. Ярышлар 1 һәм 7 нче гомуми белем бирү мәктәпләрендә узды. Анда 2010-2011 һәм 2012-2014 елгы мәктәп укучылары командалары катнашты. Уеннар рәсми кагыйдәләр буенча уздырыла, шуңа күрә катнашучылар ярышларга бөтен җаваплылык белән карыйлар. Уен барышында спортчылар стритбол кагыйдәләрен яхшы белүләрен, карар кабул итү осталыкларын күрсәттеләр. Турнир кысаларында "Осталык", "3 очколы ыргыту", "Американка" конкурслары узды. Ярышлар тәмамлангач судья нәтиҗәләр ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде. Ярышлар оешкан, динамик һәм кызыклы узды, катнашучыларга яхшы кәеф өстәде. Ярышларда катнашучы Диана Резакова: "Җиңү җиңел булмады, көндәшләр көчле иде, ләкин минем бер генә максатым бар иде - ул да булса бары тик Җиңү!».