Зәйдә «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» төбәк проектының «Мәгариф»милли проекты кысаларында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышланган армия кул сугышы буенча турнир узды. «Застава» хәрби-патриотик клубының традицион турнирларында ел саен армия кул сугышы буенча спорт көрәшләрендә үз батырлыкларын, көчләрен, җитезлекләрен һәм көрәш осталыкларын күрсәтергә теләгән дистәләгән яшь егетләр җыела. Узган ярышлар безнең махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышланды. Бүгенге тантаналы ачылыш алар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин сәламләде. "Соңгы турнирларның яхшы традициясе шунда спортчылар, тамашачылар һәм ярышларга битараф булмаган гражданнар җиңел булмаган хәрби хезмәт алып баручы көрәшчеләребезгә гуманитар ярдәм китерәләр. Аерым билгеләп үтәсе килә, безнең гуманитар ярдәм җыю турында белгәч, кешеләр фронтта бик кирәкле әйберләрне Чаллыдан да җибәрделәр. Чараның яңалыгы һәм тагын бер үзенчәлеге шунда, биредә спортчылар һәм ярыш кунаклары үзара танышалар, мөһим эштә бергәләп катнашалар. Теләгән һәркем маскировка челтәрләрен үрергә өйрәнә алды, хатын-кызлар белән бергә алар бу катлаулы эшкә, безнең гомуми җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Бу ятьмәләр сугышчыларыбызны дошман күзеннән саклый. Шулай ук теләгән һәркем хатлар яза алды, алар соңыннан фронтка, сугышчыларга озатылачак һәм хәрби якташларыбызга рухи җылылык бирәчәк. Ярышларның нәтиҗәләре көчле көрәшләр, яңа казанышлар, спорт рухы, шулай ук фронттагы хәрбиләребезнең көнкүрешен һәм тормышын җиңеләйтә алырлык җыелган гуманитар ярдәм булды. Бергә без -җиңәрбез!".