Зәй чаңгычылары республика ярышлары призерлары булды

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

6-7 мартта Яр Чаллы шәһәрендә Атказанган спорт мастеры И.С. Утробин призына чаңгы узышлары буенча ачык республика ярышлары узды. Ярышларда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты. 2010-2011 елгы кызлар арасында 3 км дистанциядә 2 урынны Тихонова Азалия (тренеры Габидулин Р.М.), 2008-2009 елгы кызлар арасында 3 км дистанциядә 2 урынны Пылаева Софья алды (тренеры Колесов С.В.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International