Ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия ярышлары узды

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

8-9 мартта Түбән Кама шәһәрендә 2007-2008 елларда туган һәм 2011-2012 елларда туган егетләр арасында ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Россиянең 30га якын төбәгеннән, шул исәптән Кабардино-Балкария, Чечня Республикасы кебек ирекле көрәш буенча алдынгы төбәкләрдән 330дан артык спортчы катнашты. Зәй шәһәре исеменнән 8 спортчы чыгыш ясады: Мөгурбиев Абүбәкәр, Хисмәтуллин Арслан, Хөснетдинов Әмир, Минькин Анатолий, Кузнецов Алексей, Якупов Әдел, Землянов Данис (тренер-укытучылар Хәйруллин И..Г.,  Кәлимуллин Л.М.). 29 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Мөгурбиев Әбүбәкәр, Кабардино Балкария Республикасы вәкиленнән 4:8 исәбе белән калышып  өченче урынны алды, 32 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Хөснетдинов Әмир шулай ук спорт осталыгының лаеклы дәрәҗәсен күрсәтте һәм  өченче урынны алды; 45 кг авырлыктагы категориядә Землянов Данис финалда Үзбәкстан вәкиленнән калып  икенче урынны алды. Ярышларда 1-2 урынны алган спортчыларга спорт мастерына кандидатка спорт разряды бирелә. 55 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Кәлимуллин Кәрим өченче урыннан  минималь исәп белән генә калышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International