Бүген "Энергетик" мәдәният йорты мәйданында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе узды. Традицион рәвештә зәйлеләргә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре продукциясе тәкъдим ителде. Дурт-Мунча, Түбән Биш, Сәвәләй, Сармаш-Баш, Якты Күл авыл җирлекләре көче белән кайнар коймаклар белән чәй эчү оештырылды. Беренчеләрдән булып сәүдә рәтләрен район башлыгы Р.Г. Кәримов карап үтте. Разиф Гали улы тәкъдим ителгән товарлар ассортименты белән шәхсән танышты, эшмәкәрләр, фермерлар һәм шәһәр кешеләре белән аралашты, хатын-кызларны 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлады. Көн дәвамында мәйданда күңелле музыка уйнады, теләгән һәркем варенье һәм чәй белән тәмле коймактан авыз итә алды. "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы ишегалдында концерт программасы узды, анда «Горячие сердца» концерт төркеме, «Русская душа» халык вокаль ансамбле, «Адымнар» татар мәдәнияте клубы катнашты һәм чыгыш ясады.