6 март көнне “Энергетик” мәдәният йорты спорт залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Өмет” клубының өлкән буын хатын-кызлары арасында спорт эстафетасы узды. Стартка «Красавицы», «Лидеры» һәм "Солнышки" командалары чыкты. Ярышта катнашучыларның яше дә, физик әзерлеге дә исәптә түгел иде, иң мөһиме - катнашу. Эстафетаны “Барс” спорт мәктәбе тренеры Әбдуллина Гөлназ Ризаттин кызы уздырды.