7 нче мартта яңа автобуслар маршрутка чыга

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда район башлыгы Разиф Кәримов катнашында 5 яңа автобуска маршрутка чыгарга фатиха бирелде. Биш яңа автобусның дүртесе шәһәр урамнары һәм Зәй-2 микрорайоны маршруты буенча, ә бер автобус Бохарай, Сармашбаш, Мәлем, Төги авыллары юнәлешендә йөриячәк. "Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Юлламасында пассажирлар йөртүне яхшырту өстендә актив эшләргә чакырды. Безнең республикада бу инде аерым программа. Без узган ел шәһәргә биш автобус кирәклеген исбатладык һәм бу программага керә алдык. Район халкына бүләк итеп 7 марттан яңа автобуслар маршрутларга чыгачак", - диде район башлыгы Разиф Кәримов. "Әлбәттә, яңа транспорт чаралары белән идарә итү-шатлыклы вакыйга. Пассажирлар ташу предприятиесе автопаркы тулысынча яңартылган, бу хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә», - дип ассызыклады предприятие җитәкчесе Александр Басыров. Автобус йөртүчеләрнең барысы да Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International