Зәй шәһәрендә район һәм шәһәр Советы утырышы узды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында Разиф Гали улы Кәримов рәислегендә дүртенче чакырылыш район һәм шәһәр Советы утырышы узды. Утырышта 5 мәсьәлә каралды. Докладлар белән район Советының юридик бүлек башлыгы В.В. Кудряшов, район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Г.Ф. Оборина, район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Э.Р Сәфәргалиев чыгыш ясады. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.«Татэнерго» АҖ филиалы-Зәй ГРЭСЫ директорының гомуми функциональ һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Галиуллин һәм Дурт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдиков район территориясендә икътисади потенциалны ныгытуга, социаль әһәмиятле проектларны уңышлы тормышка ашыруга, депутатлар корпусы составындагы нәтиҗәле эшчәнлеккә һәм актив иҗтимагый - сәяси эшчәнлеккә өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук Разиф Гали улы Сөләймановларның яшь гаиләсенә Венер һәм Татьянага «Россия Федерациясе гражданнарын арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасы буенча торак сатып алуга социаль түләү алу хокукына таныклык тапшырды. Яшьләр икесе дә Зәйдән, гаилә корып биредә урнашалар һәм туган шәһәрләрендә хезмәт итә башлыйлар. Венер ДОСААФта укытучы-мастер булып эшли, ә Татьяна шәһәр сәнгать мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшли. Алар хөкүмәт тарафыннан яшь гаиләләргә ярдәм оештырылганы өчен бик рәхмәтле, чөнки тораклы булу-һәр гаилә өчен иң мөһиме.#ЖильёМолодымРТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International