14 декабрь көнне Зәй туган якны өйрәнү музеенда гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә юбилярлар Иванов Михаил Егор улы һәм Маргарита Алексей кызы, Колчерин Юрий Марс улы һәм Валентина Иван кызы, Самарцев Виктор Борис улы һәм Наталья Василий кызы, Мишаров Василий Павел улы һәм Зинаида Леонтий кызы, Габдуллин Фәрит Маһиян улы һәм Роза Раиф кызы гаиләләре чакырылган иде. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты ихтирам булу кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр. Юбилярлар Зәй районы ЗАГС бүлегенең “Дан китабына” имзаларын куйдылар, күп еллар бәхетле яшәү сере белән дә уртаклаштылар.