Бүген “Энергетик” мәдәният йортында район башлыгы Р.Г. Кәримовның кыска вакытлы ялда булган мобилизацияләнгән гражданнар белән чираттагы очрашуы узды. Очрашуда шулай ук мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшлекле төркем әгъзалары, хәрби комиссариат вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты. Чара үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның иҗат номерларыннан башланды. Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрби хезмәткәрләрне райондагы эшләрнең торышы, башкарыла торган эшләрнең барышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватанны яклаган өчен рәхмәт белдерде, көч туплап, барысының да җиңү яулап кайтуларын теләде. Чәй өстәле янында сугышчылар үзләренең хезмәтләре турында сөйләделәр, барлык зәйлеләргә адреслы гуманитар ярдәм, якыннары турында кайгыртулары өчен зур рәхмәт белдерделәр. Очрашу барышында шулай ук якташыбыз А.Х. Фәйрушинның махсус хәрби операция бурычларын намус белән үтәгәне өчен, часть командирының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе турында билгеле булды. Тантаналы бүләкне Разиф Галиевич хәрби хезмәткәрнең әнисе Рәшидә Фәйрушинага тапшырды. Очрашу азагында хәрби хезмәткәрләргә район хакимиятеннән бүләкләр дә бирелде.