8-11 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә 2006-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары узды. Зәйне «Зай» спорт мәктәбе тренерлары Салихов Равил Фаил улы һәм Салихова Регина Равил кызы тәкъдим итте. Озак һәм көчле көрәштә Салихов Равил Фаил улында тәрбияләнүче, Багурин Кирилл (95 кг. авырлык категориясендә) 3 нче урынны алды.