Бүген Зәйдә күренекле якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле якташыбыз язучы, прозаик һәм шагыйрь Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләмовны искә алу кичәсе булды. Чара программасы буенча кунаклар һәм чакырылган кунаклар Түбән Биш авылы мәдәният йортында, мәктәптә, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә булдылар. Аннан соң татар мәгърифәтчесе Таҗетдин Ялчыголның истәлек билгесе янына чәчәкләр салдылар. Очрашу С.Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә дәвам итте. Кичә шагыйрь Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләмов эшчәнлегенә багышланган театральләштерүдән башланды. «Бүген без бирегә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле якташыбыз Мөдәррис Әгъләмов истәлегенә багышланган кичәгә җыелдык. Мөдәррис Әгъләмов исемен яшь буын арасында популярлаштыру максатында районыбызда ноябрь аеннан башлап төрле чаралар: әдәби укулар, әңгәмәләр, рәсем конкурслары узды, бүген без аларга да йомгак ясарбыз. Биредә яңгыраячак һәр чыгыш, барчабызга рухи азык бирсен, шагыйрь турындагы якты истәлекләр күңелләребездә озак елларга истә калсын” -диде район башлыгы Разиф Галиевич үзенең чыгышында. Очрашуга шулай ук шагыйрьнең хәләл җефете, танылган шагыйрә, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина, сеңелесе - Рәсимә Әгъләметдинова, якташыбыз татар әдәбияты белгече, күп санлы дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, "Татар милләте алдында зур казанышлары өчен"- Бөтендөнья татар конгрессы медаленә ия булган, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстан халык язучылары союзы рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар: шагыйрьләр, язучылар драматурглар, төрле премия лауреатлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә атказанган хезмәткәрләр: Марсель Гәлиев, Равил Фәйзуллин, Данил Сәлихов, Лябиб Лерон, Факил Сафин, Әлфия Сыйтдикова, Лилия Гыйбадуллина бар иде. Чарага "Мирас" ансамбле, Людмила Гатауллина җырлары, авыл һәм шәһәр мәктәпләре балалары сөйләгән шигырьләр тагын да ямь өстәде. Конкурста җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Без үз якташларыбыз белән ихлас күңелдән горурланабыз, аларны киләчәк буыннар өчен үрнәк итеп куябыз. Шигырь дөньясында тирән эз калдырган Мөдәррис Әгъләмов иҗаты халык күңелендә мәңге сакланыр!