"Чиксез изгелек"

2023 елның 8 декабре, җомга

Декабрьнең беренче көннәрендә "Тату гаилә" балалар бакчасында узган җылы очрашулар матур традициягә әйләнде. Бүген биредә район башлыгы Разиф Кәримов, район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашында мөмкинлекләре чикләнгән балалар декадасын  ябуга багышланган "Чиксез изгелек" дип аталган чара узды. Балалар иҗат йорты өлкәннәре һәм балалары, музыка мәктәбе һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, биредәге балаларга концерт, күңелле уеннар, кулдан ясалган әйберләр ясау буенча мастер-класслар  һәм  мавыктыргыч викториналар бүләк иттеләр. Район башлыгы аеруча тырыш хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырды һәм барысына да эшләрендә уңышлар теләде. Балалар бакчасы коллективы исә үз тәрбияләнүчеләренә ярдәм итү теләге һәм мөмкинлеген тапкан һәркемгә рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International