Шушы көннәрдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә өйдә “Тормышта батырлыкка урын бар” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Ватан Геройлары көне - Россиядә ел саен, 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу дата Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварында билгеләнде. Бу көнне Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий Ордены кавалерлары һәм Дан орденнарына ия кешеләр хөрмәтләнә. Социаль хезмәтләр алучыларны бәйрәм барлыкка килү тарихы һәм бөек полководецлар белән таныштырдылар. Үзара әңгәмә вакытында дәүләтебезнең Бөек геройлары фотосурәтләре күрсәтелде. Моннан тыш, китапханәче Чернобыль АЭСында коточкыч фаҗига һәм аны юкка чыгаруда катнашкан кешеләр турында телгә алды. Әфган һәм Чечнә вакыйгалары, Украина да хәрби операциядә катнашып Батырлык Ордены алганннард а искә алынды,очрашу җылы мөгәлләмә дә узды.