“Агросила сөте” ҖЧҖенең 50 еллык юбилее үтте

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов “Агросила сөте” ҖЧҖенең 50 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Коллективны алтын юбилее белән котлап, Разиф Галиевич аларга һөнәри ниятләрне тормышка ашырыру өчен, озак елларга җитәрлек көч- куәт, рухи һәм физик ныклык теләде. Агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәтләре өчен, Зәй районы башлыгының Мактау грамотасын “Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖе зоотехник – селекционеры Гөлнара Уразманова, исәпкә алучы- лаборант Федор Данилов, “Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖе исәпкә алучысы-лаборанты Ирина Нәбиуллина алды. "Агросила сөте" ҖЧҖе җитәкчесе Светлана Байрашевага Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International