Зәй яшьләр үзәгендә - 2022 елның 5 нче декабрендә маскировка челтәрләре филиалы - "Макраме" клубы ачылды, аны оештыручы - «Школьное" ("Мәктәп") ТИҮ рәисе Светлана Ивановна Долгова. Клубның төп төркемен 19 кеше тәшкил итә, алар арасында Лидия Әхмәтова, Наталья Шаронова, Рәсимә Әхмәтшина, Иркә Әрифуллина... Ел дәвамында волонтерлар халык, фронт һәм госпиталь өчен гуманитар ярдәм җыйдылар, 231 челтәр үрделәр, 1000нән артык ир-ат эчке киеме тектеләр, 80нән артык төргәк токмач һәм чәкчәк ясадылар һ.б. Бүген "Макраме" волонтерлар клубы ачылу көненең 1 еллыгын билгеләп үтте. Волонтерларны район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин котлады һәм район башлыгы Кәримов Разиф Галиевич исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.