6 декабрьдә Яңа шәһәр урман массивында «чаңгы сезонын ачу» ярышлары узды. Чараның бурычлары «Демография» милли проектын тормышка ашыруга юнәлдерелгән: халыкны физик культура белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, чаңгы узышларын популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, иң көчле спортчыларны ачыклау. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы һәм Башкарма комитет җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы катнашты. Район активларына «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының отличие билгеләре тапшырылды. Ачылу тантанасыннан соң Разиф Гали улы ярышларның беренче катнашучыларына 2010-2011 елгы егетләргә һәм кызларга старт бирде, аларга 2000 һәм 3000 метрлы дистанцияләрне йөгерергә туры килде. Алардан соң 2012-2013 елгы һәм 2008-2009 елгы катнашучылар старт алды, шулай ук пенсионерлар, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре һәм гади һәвәскәрләр дә актив катнашты. Моннан тыш, катнашучылар арасында СВО сугышчыларына ярдәм итү өчен хәйрия лотереясе үткәрелде, кергән барлык акчалар «Җылы Зәй»хәйрия фондына тапшырылачак. Үз тәэсирләре белән инструктор-методист, олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәпнең тренер-укытучысы Нуриева Гүзәл уртаклашты: «Кичә генә спорт мәктәбе янында 2014-2017 елларда туган балалар белән беренче ярышлар башланды. Ярышлар кемгәдер беренче тапкыр булды. Чаңгы трассасында егылып төшү яки узып китә алмау аркасында күз яшьләре һәм үпкәләр дә булды. Ләкин күбесенчә балалар финишка елмаеп килделәр. Бүген исә бездә "2023-2024 елгы чаңгы сезоны ачылды. Салкын һава торышына карамастан, чаңгы спортын яратучы ветераннарның катнашуы бик күңелле. Сезон дәвамында үз спортчыларын ярышларның төрле этапларында катнаштырган предприятиеләргә һәм оешмаларга аерым рәхмәт белдерәсе килә, алар оешманың үзендә дә, балаларына да сәламәт рух үрнәге күрсәтәләр. Без бит сәламәт яшәү рәвеше өчен!