5 декабрьдә "Яшьлек" яшьләр-яшүсмерләр клубында шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар һәм активистлар өчен, прокурор урынбасары И.Х.Мостакимов катнашында "Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап" профилактика сәгате узды. Үз чыгышында Илнур Хәлил улы күп кенә сорауларга кагылды: коррупциячел гамәлләрне ачыклау һәм кисәтү буенча прокуратура эшчәнлеге, балигъ булмаганнарның җинаять эше, административ җаваплылык, коррупция гамәлләре өчен җаваплылык турында сөйләде һәм аңлатма бирде. Ул билгеләп үткәнчә, коррупциягә каршы көрәш - ул федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, гражданнар җәмгыяте, оешмалар һәм физик затлар институтлары эшчәнлеге генә түгел, ә барлык намуслы, битараф булмаган кешеләр эшчәнлеге дә. Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, туганнарының тормышында булган хәлләр турында сөйләделәр. Барысы бергә охшаш очракларда башкарырга тиешле кагыйдәләрне чыгардылар. Фикер алышу барышында кешеләр еш очрый торган коррупция төрләрен карадылар: ришвәт, бүләкләр, хезмәтләр күрсәтү. Мондый чаралар үсеп килүче буында үз эш -гамәлләре өчен җаваплылык тәрбияләргә ярдәм итә.