Бүген Зәй муниципаль районында хәрбиләр Артур Фәрит улы Кәлимуллин һәм Динар Замир улы Гыйзатуллин белән хушлашу булды. Алар икесе дә Зәй шәһәрендә туып үскән. Артур һәм Динар Ватан чикләрен, безнең тынычлык һәм иминлекне саклап көрәштеләр. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән, барлык зәйлеләрдән туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, республика Хөкүмәте кураторы Иван Николаевич Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Фоат улы Әгъләмҗанов белдерде. Якташлар турында истәлек зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге сакланыр.