Инвалидлар декадасы - барыбызга да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында искә төшерү дә ул. Яшьләр үзәге-2 активистлары балачактан инвалид Илмира Фәйзрахманованың хәлен белделәр. Мондый очрашулар гадәттән тыш рух көченә, максатчанлыкка ия булган инвалидларның катлаулы шартларда да уңышка ирешү осталыгына соклану мөмкинлеге дә бирә. Алар тормыш яратулары һәм оптимист булулары белән безнең өчен дә үрнәк булып тора. Без бу матур традициянең барлык кешеләрдә дә дәвам итүен телибез.