Сәламәтлеге чикле кешеләр өчен бәйрәм үткәрелде

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Зәй «Радость» комплекслы үзәгенең өйдә социаль эш буенча белгечләре үз карамагындагылар өчен төрле чаралар үткәрү формаларын  үзгәртеп торырга омтыла. Инвалидлар декадасы башлану уңаеннан, алар район мәдәният йорты автоклубы әгъзалары белән берлектә, сәламәтлеге чикләнгән социаль хезмәт алучыларга күчмә котлаулар оештырды. Артистлар бәйрәм программасы әзерләгәннәр, гармунга яратып башкарылган җырлар яңгыраган, ихлас сөйләшеп утырулар булган. Шунысы куанычлы, котлауларга социаль хезмәт алучыларның туганнары да кушыла. Шуңа күрә аларның һәркайсы өчен бу чара  җылы һәм күңелле бәйрәм кебек  үтә. Үзәк карамагындагы кешеләр үз чиратында, зур рәхмәт белдерделәр һәм мондый очрашуларны ешрак оештыруны сорадылар. Бу социаль хезмәт күрсәтү һәм мәдәният учреждениеләре арасында беренче генә уртак чара түгел. Шуңа күрә «Радость» комплекслы үзәге район мәдәният йорты автоклубына рәхмәт белдерә һәм алдагы уртак нәтиҗәле эшкә өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International