"Беренчеләр хәрәкәте"

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

54 активист һәм 3 остаз балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенә кушылдылар. 6 нчы мәктәп базасында активист һәм остазларны тантаналы рәвештә кабул итү булды.Чараны Зәй бүлекчәсе җитәкчесе Алчина Наталья башлап җибәрде. Аннары активистлар остазлары белән бергә бердәм теләктәшлек һәм ышаныч даирәсенә бастылар, бер-берсе алдында вәгъдәләр бирделәр: кечкенәләргә үрнәк, өлкәннәргә терәк булырга, белем һәм ихтирамга омтылырга, буыннар хәтерен сакларга, кыю булырга һәм яраткан Ватаныбыз һәм бөтен җәмгыять хакына хезмәт итәргә сүз бирделәр. Остазлар һәр катнашучыга "Беренчеләр хәрәкәте" символларын тапшырдылар - бу күкрәк билгеләре һәм беләзекләр иде. Беләзекләр команданың бердәмлеген һәм дуслыгын, шулай ук хәрәкәттә катнашучыларны берләштерүче элемтәне символлаштыру да булып тора. Тантана азагында Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, аннары катнашучылар инде яратып өлгергән бию флешмобын башкардылар. Әлеге проект беренче чиратта «Мәгариф» милли проекты кысаларында талантларның үз-үзен тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. «Беренчеләр хәрәкәте»нә кергәндә балалар ачыш, дуслык һәм иҗат, белем һәм җиңүләр белән очрашуларның гаҗәеп дөньясына беренче адымнар ясыйлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International