1 декабрьне Зәй районында «махсус» балалар түземсезлек белән көтә, чөнки бу көн инвалидлар декадасын ача. Ел саен гадәттәгечә «Яшьлек» Боз сарае базасында «Радость» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инициативасы белән физик культура, спорт һәм туризм идарәсе вәкилләре, волонтерлар һәм шәһәр хәйриячеләре белән берлектә ведомствоара шәһәр чарасы оештырыла. Быел да Боз сараенда социаль-анимация тамашасында 50 дән артык инвалид бала һәм аларның әти-әниләре җыелды. Бәйрәм программасы әкият геройлары, Жанна Коронова җитәкчелегендә «Koronova_event» аниматорлар төркеме оештырган уеннарны, җырларны, биюләрне, әйлән-бәйләнне үз эченә алды. Балалар күңелле конкурсларда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, җырлар җырладылар. Тәкъдим ителгән биремнәр коммуникатив күнекмәләр, уңай хис-кичерешләр үсешенә ярдәм итте, балаларга бер-берсе белән ирекле аралашырга һәм яңа дуслар табарга мөмкинлек бирде. Уен программасының сюрприз мизгеле булып узып баручы ел символы булган куянның озын буйлы курчакның барлыкка килүе тора, ул балаларның ата - аналары белән бергә әзерләгән хатларын, Кыш Бабайга алып китәр өчен, тылсымлы капчыкка җыя. Шулай итеп, ата-аналарның Яңа ел алдыннан балаларының нинди бүләк алырга теләвен белү һәм теләген үтәү мөмкинлеге барлыкка килде. Күңел күтәренкелеген алгач, балалар Зәйнең «Профи - Стиль» политехник көллияте отрядының алыштыргысыз ярдәмчеләре-волонтерлары белән бергә боз мәйданчыгына тимераякта шуарга киттеләр. Моннан тыш, бәйрәмдә катнашучылар игътибарына адаптив хоккей буенча мини-мастер - класс тәкъдим ителде. «Яшьлек» спорт мәктәбенең инструктор-методисты Андрей Мельников Зәй районында үсешләрендә һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар өчен беренче төркем ачылуы турындагы хәбәр белән уртаклашты. Шатлыклы, шәһәрдә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социализацияләүдә һәм интеграцияләүдә ярдәм күрсәтү буенча «реаль адымнар» ясала. Очрашу ахырында балалар әти-әниләре белән бергә тәм-томнар һәм тәмле торт белән бәйрәм чәе эчәргә чакырылды, аны ел саен «махсус» балалар өчен шәхси эшмәкәр Гүзәл Хәсбатуллина әзерли. Катнашучылар рәхәтләнеп тортлы чәй эчтеләр һәм бәйрәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.