1 декабрьдән 2 декабрьгә кадәр Түбән Кама шәһәрендә KWL балалар көрәш лигасы "Воин" турнирының 3 этабы узды. Ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән, Чувашия, Коми, Ырымбур өлкәсе, Пенза өлкәсе, Мәскәү һәм Владивосток шәһәрләреннән 350дән артык бала катнашты. 20 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Минеев Егор бронза призер, 24 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Фәршатов Данис көмеш призер, 28 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Мөгурбиев Абүбәкәр чемпион, 30 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Юнысов Айнур көмеш призер, 33 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Хөснетдинов Әмир бронза призер, 40 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Землянов Данис чемпион булды, 40 кг кадәрге авырлык категориясендә Минькин Анатолий бронза призер, 45 кг кадәрге авырлык категориясендә Алексей Кузнецов бронза призер, 45 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Нәбиуллин Әмир бронза призер булды. Өч турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчылар булып Мугурбиев Абубәкәр һәм Землянов Данис танылды һәм турнир чемпионы билбавына лаек булды. Шулай ук өч турнир нәтиҗәләре буенча безнең команда Идел буе һәм Россиянең 48 командасы арасында медаль зачетында, Новотроицк һәм Мәскәү командаларыннан кала «Иң яхшы тренер» номинациясендә Хәйруллин Илнар Гәйсә улы һәм аның командасы 3 нче урынны алды.