Зәйдә район һәм шәһәр Советының дүртенче чакырылыш утырышлары узды

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә район Советы һәм Зәй шәһәре Советының дүртенче чакырылыш утырышлары узды. Көн тәртибе буенча 11 сорау каралды. Каралган төп мәсьәләләрнең берсе-2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына район һәм шәһәр бюджетын раслау булды. Депутатлар бертавыштан төп финанс документының тәкъдим ителгән проектын хуплады. Утырышта район депутатлары шулай ук авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Вәлиев Раиф Гомәр улына «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында карар кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International