Зәйдә хезмәтне саклау буенча киңәшмә үтте

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов «Зәй муниципаль районы мәдәният идарәсендә Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына хезмәтне саклау буенча киңәшмә үткәрде. Докладлар белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.М. Хаҗипов һәм "Зәй балалар музыка мәктәбе" МБУ директоры Д. Б. Коронова чыгыш ясадылар. Киңәшмә барышында хезмәт шартларының торышы, хезмәтне саклау, инструктажлар үткәрү, белемнәрне, хезмәтне саклау таләпләрен тикшерү, хезмәт шартларын контрольдә тоту, хезмәт шартларын махсус бәяләү, медицина тикшерүләре һ.б. мәсьәләләр каралды. Утырышка Р.М. Хаҗипов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International