«Сәләтле бала – 2023»-III Региональ конкурсы үтте

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе
2023 елның 29 ноябрендә «Алтынчәч» балалар бакчасында «Сәләт бала – 2023»III Региональ конкурсына йомгак ясалды. Педагог һәм остаз елында конкурс «Хыялым - тарбияче булу» темасына оештырылды. Конкурста Зәй, Түбән Кама, Алабуга һәм Баулы районнарының 29 тәрбияләнүчесе катнашты. Тәрбияләнүчеләр конкурс темасының төрле аспектларын чагылдырган иҗади эшләр тәкъдим иттеләр: педагогның (тәрбияче, укытучы) тормышта, үсеп килүче кешене тәрбияләүдә роле; әдәбиятта, халык иҗатында педагог (тәрбияче, укытучы) образы; педагогик династияләр. «Сәләт бала – 2023» конкурсы нәтиҗәләре буенча Гран-прига Зәй шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче Миннегалиев Аяз ия булды. Шулай ук жюри төрле номинацияләрдә иң якты эшләрне билгеләп үтте. Җиңүчеләрнең барысы да дипломнар белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International