29 ноябрьдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Чара «Демография» милли проектының максатларын үтәүгә юнәлдерелгән. Фестивальдә шәһәрнең 10 балалар бакчасыннан 12 команда катнашты. Һәр командада 5 катнашучы (2 кыз һәм 3 малай) булды. Фестивальнең җиңүчесе - "Уймак кыз"-1 командасы, икенче урынны "Күк чәчәк"командасы, өченче урынны "Кояшкай" командасы алды. Фестиваль балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре арасында ГТО комплексын популярлаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик әзерлек дәрәҗәсен арттыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында үткәрелә. "Миңа бүгенге спорт бәйрәме ошады. Без күп биедек, йөгердек, сикердек, сыгылмалылыкны тикшердек һәм 1 минутлык пресс ясадык. Бу вакыт эчендә безгә аниматорлар ярдәм итте. Безнең команда ярышларда 1 урынны алды " - дип уртаклашты «Уймак кыз» балалар бакчасыннан Бәхтевәлиева Зилә.