Зәй УАДында хезмәт коллективы җыелышы узды

2023 елның 24 ноябре, җомга
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында «Татнефтедор» ҖЧҖ Зәй УАД хезмәт коллективының хисап җыелышы узды. Үз чыгышында Разиф Галиевич 2023 елда районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләде һәм 2024 елга перспективалы юнәлешләрне билгеләде. Зәй УАД башлыгы Хаернасов Фидаил Рурик улы предприятиенең 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары турында доклад белән чыгыш ясады. Төп эшчәнлек төрләре: автомобиль юлларын ремонтлау, төзү һәм карап тоту. Предприятиедә хезмәткәрләрнең уртача саны 111 кеше тәшкил итә. Инвестиция программасы буенча яңа техника һәм җиһазлар сатып алынган. Шулай ук 2023 елның эш нәтиҗәләре турында «Татнефтедор» ҖЧҖ директоры Гарифуллин Рөстәм Габделбарый улы чыгышы да тыңланды. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International