Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Зәй-2 шәһәренең “Каенкай” балалар бакчасында һәм табиблык амбулаториясендә булды. Район башлыгын, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов озатып йөрде. Балалар бакчасында җитәкчеләр тәрбия эшләренең барышы, балалар туклануын оештыру эше белән таныштылар. Ә табиблык амбулаториясендә халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү торышын бәяләделәр. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов һәм табиб амбулаториясе мөдире Ландыш Урамова микрорайонда яшәүчеләргә күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләделәр. Беренчел табиб ярдәме белән бергә монда стоматология кабинеты да эшли, шулай ук системалар куярга мөмкинлек бар. "Районда бүгенге көндә 56 фельдшер-акушерлык пункты эшли, шуларның 16сы инде яңартылган, 5 табиб амбулаториясе районның төрле урыннарында урнашкан һәм үзәк хастаханәдән еракта булган авылларга хезмәт күрсәтә. Ә Зәй-2 амбулаториясе, республиканың бер типтагы медицина учреждениеләреннән аермалы буларак, микрорайонның йөкләнешен исәпкә алып, зур форматта эшләнде. Барысы да халык мәнфәгате өчен эшләнә, - диде Разиф Галиевич, килүчеләр белән аралашып.