Мәдәният өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының бәйсез бәяләнүе иҗтимагый контроль рәвешләренең берсе булып тора

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Мәдәният өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора. 2024 елда түбәндәге мәдәният учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү планлаштырыла: 1. «Зәй туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе, 2. «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе, 3. «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе, 4. Татарстан РеспубликасыЗәй муниципаль районының муниципаль бюджет киноучреждениесе, 5. «Энергетик» Мәдәният сарае» муниципаль бюджет учреждениесе, 6. «Зәй балалар музыка мәктәбе» өстәмә белеем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. Бәйсез бәяләүнең барышы турындагы мәгълүмат белән Зәй муниципаль районының рәсми сайтында район халкы белән мәгълүмати-аңлату эше бүлегендә һәм рәсми сайтында таныша аласыз bus.gov.ru (https://bus.gov.ru/?ysclid=loqrryciw7625758707)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International