Хәрби комиссарга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрьдә Зәй шәһәренең хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановка 50 яшь тулды. Район башлыгы Разиф Кәримов аңа Рәхмәт хаты тапшырды һәм намуслы хезмәте, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше, Зәй муниципаль районы территориясендә мобилизацион әзерлекне тәэмин итү һәм гражданнарны  вакытлы һәм контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру буенча куелган бурычларның  үтәлеше өчен рәхмәт белдерде. Разиф Галиевич юбилярга нык сәламәтлек, рух ныклыгы, иминлек, тотрыклылык, иртәгесе көнгә ышаныч һәм киләчәктә дә җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International