И.В.Баһаутдинов истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәк-ара турнир узды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрьдә Зәй шәһәрендә Баһаутдинов Илмир Вадут улы истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәк-ара турнир узды. Республикабызның 9 районыннан 180 спортчы катнашты. Турнирны ачу парадында Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Ашрапов Илфат Зиннур улы, Зәй муниципаль районы спорт ветераннары, спонсорлар, Илмир  Баһаутдиновның әнисе -Оркия Мирзаһит кызы, шулай ук аның  балалары һәм дуслары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International